Норлат районы Мамык авылы мәктәбендә махсус сыйныф ачылган
26 Jan, 2014 Гөлназ Талипова 0
Норлат районы Мамык гомумбелем бирү мәктәбендә яраклаштырылган программа буенча укытуга җайлаштырылган сыйныф эшли башлаган. Бу мәктәпнең яраклаштырылган программа буенча укучыларга белем бирү эшчәнлеген алып баруга лицензия алуы нәтиҗәсендә мөмкин булган.
Әлеге II сыйныфта 2 бала укый, аларга белем бирүче педагог Людмила Ямзукова үзе дә узган ел Казанда махсус укып, олигофрен-педагог дигән белгечлек алган. Мәктәптә мөмкинлекләре чикле балалар 9нчы сыйныфка кадәр укый алачак, моның өчен югары сыйныф укытучыларына да өстәмә белем алырга туры киләчәк. Шунысын да әйтик: Мамык мәктәбе – районда мондый эшчәнлек алып бара торган бердәнбер гомумбелем бирү мәктәбе, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru