Баулыда укучыларны кайнар ризык белән тукландыруга компенсация арткан
22 Jan, 2014 Гөлназ Талипова 0
Хәзерге вакытта Баулыда бер укучыга кайнар ризык белән туклануның бәясе уртача 23 сум, авылларда 18,8 сум тәшкил итә.
Узган елны исә бер укучының кайнар ризык белән туклануы өчен бюджеттан компенсацион түләү 5,5 сум булган, быел ул 5,8 сум булачак. Укучыларның 91 проценты субсидия, ата-аналар акчасы (шәһәрдә - 18 сум, авылларда – 13 сум), мәктәп яны участогыннан алынган керемнәр исәбенә туклана, 9 проценты - субсидия һәм мәктәп яны участогыннан алынган керемнәр исәбенә, дип хәбәр итә “Хезмәткә дан” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru