Россия студентларына чит илгә чыгуга тыюлар булырмы?!
21 Jul, 2008 Сылу 0
Россиянең Премьер–министры Владимир Путин Россия югары уку йортларын бетергән егет–кызларны чит ил компанияләрендә эшләргә җибәрмәүче тыюлар кертүгә каршы чыкты.
Путин сүзләренә караганда, яшьләребезнең чит илгә китүендә тискәре яклар гына түгел. “Димәк безнең мәгариф системасы чит илләргә конкурент булырдай”, – диде Владимир Путин.
“Тыюлар белән түгел, яшьләргә үзебездә уңай шартлар тудырып эш итәргә кирәк: хезмәт хакын күтәреп, торак белән тәэмин итеп”, – диде министрлар кабинеты башлыгы.
Чыганак: www.mon.gov.ru