“Ел студенты-2013” исеменә лаек булучының кемлеге 25 гыйнварда билгеле булачак
25 нче гыйнвар көнне 16 сәгать 30 минутта Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә студентлар тормышында көтеп алына торган иң әһәмиятле вакыйга – “Ел студенты-2013” ТР еллык студент премиясен тапшыру тантанасы узачак. Премиягә конкурс ел саен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
“Ел студенты-2013”, традицион төстә, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР вуз ректорлары советы һәм ТР Студентлар лигасы тарафыннан оештырыла. Ел дәвамында төрле юнәлешләрдәге казанышларын, фән һәм сәнгать өлкәләрендәге осталыкларын күрсәтү өчен, студентлар һәм студент коллективлары узган елның 5 нче октябреннән конкурста катнашу өчен заявкаларын тапшырган иде. Быел бәйге 19 номинация буенча үткәрелде. Татарстанның югары һәм махсус урта уку йортларыннан барлыгы 332 заявка кабул ителгән.
Премия тапшыру чарасында тантананың танылган кунаклары финалистлар арасында иң-иңнәрне игълан итәчәк. Тантанада республика җитәкчелегенең катнашуы көтелә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru