ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Берлинда чыгыш ясады
Киң күләмле “Яшел атна - 2014” халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе 2014 елның 16 – 27 гыйнвар көннәрендә Германия башкаласында уза. Россия экспозициясе гадәттәгечә иң зур павильоннарның берсен тәшкил итә, аның мәйданы 6 мең кв.м., иң яңа технологияләр, инвестиция проектлары, азык-төлек продуктларының киң ассортименты.
Программада тагын – Россия Федерациясе субъектларының презентацияләре, дегустацияләр, милли аш-суларның һәм халык кәсепләренең мастер-класслары, иҗат коллективларының чыгышлары да булачак.
Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының рәсми делегациясе Россия павильонын ачу тантанасында катнашты. Шулай ук ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (сәнгать җитәкчесе – ТР халык артисты Айдар Фәйзрахманов). Үз чыгышлары белән республиканың авыл хуҗалыгы казанышларын югары дәрәҗәдә сәнгати яктан тәкъдим итте.
«Күргәзмәдә катнашкан халык яңгыраган музыканы, кием үрнәкләрен, музыка уен коралларын кызыксыну һәм соклану белән кабул итте. Без бу чарада үзебезнең республикабызны бик зур горурлык белән тәкъдим иттек һәм алга таба җиң сызганып эшләргә әзербез», - Айдар Фәйзрахманов.
Хәзерге вакытта ансамбль республика районнары буенча гастрольләргә чыга. Ә Казанда артистларны 15 февраль Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Илһам Шакировның туган көненә багышланган зур концертта күреп була.