Россия укучылары Халыкара олимпиадалардан кайта
21 Jul, 2008 Сылу 0
21–22 июль көнне Мәскәү халыкара олимпиадаларда катнашып кайтучы Россия укучыларын каршы алачак. Олимпиадалар биология, химия һәм математика фәннәреннән узган.
Мисал өчен, биологиядән халыкара олимпиада Индиядә, химиядән Венгриядә, ә математикадан көч сынашу өчен җир шарының акыллы башлары Испаниядә җыелды.
Җиңүчеләр олимпиадаларның соңгы көннәрендә генә мәгълүм булачак.
Чыганак: www.mon.gov.ru