Ринат Таҗетдинов иҗади очрашуга чакыра
Бүген 17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, СССРның һәм Татарстанның дәүләт бүләге лауреаты, Камал театры артисты Ринат Таҗетдинов белән иҗади очрашу көтелә. Керү ирекле.
Әлеге иҗади очрашу - Камал театрының Татарстан Милли китапханәсе белән берлектә үткәргән икенче чарасы. Исегезгә төшерәбез, үткән елның ноябрь аенда Милли китапханәнең уку залында Әзһәр Шакиров белән иҗади очрашу һәм артистның “Язмыш” китабын тәкъдим итү кичәсе булган иде.
Ринат Таҗетдинов хакында:
Ринат Гарифҗан улы Таҗетдинов Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Г.Камал исемендәге Татар академия театрында эшли башлый. 1989 елдан 2010 елга кадәр Татарстанның Театр эшлеклеләре берлеге рәисе.
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1967), Татарстанның (1973) һәм Россиянең халык артисты (1982), СССРның Дәүләт премиясе лауреаты (1986).
Чыганак: http://matbugat.ru