Яшел Үзән районында юл һәлакәтендә зыян күргән балалар тренировкалардан кайта торган булган
Яшел Үзән районында юл һәлакәтендә зыян күргән балалар “Ак Бүре” спорт клубыннан тренировкалардан кайта торган булган. Тренировкалар укудан тыш вакытта оештырылган, чөнки балалар көннең икенче яртысында укыйлар. Бу хакта “Татар-информ” МАна ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.
Исегезгә төшерик: һәлакәт М7 трассасының 809 нчы чакрымында килеп чыккан. "Toyota Land Cruiser" автомобилендә, йөртүчедән тыш, 5 бала булган, автомобиль башка автомобиль белән бәрелешмәс өчен,юлдан төшеп капланган.
Алсу Мөхәммәтова хәбәр иткәнчә, юл һәлакәтенә очраган автомобильнең йөртүчесе – бер баланың әтисе. Пассажирлар – 1 нче һәм 9 нчы лицейларда белем алучылар: 3се - 6 нчы сыйныф укучысы, 1се - 5 нче сыйныф укучысы һәм тагын 1се - 7 нче сыйныф укучысы.
Хәзерге вакытта балалар - Республика балалар клиник хастаханәсендә, аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле искәртеп үткәнчә, ТРда төркем белән балаларны ташуга бәйле кагыйдәләр бар: алар бары тик мәктәп автобусларында йөртелергә тиеш.
Министрлык мәгариф учреждениеләре җитәкчләренә хатлар җибәргән, аларда балаларны йөртү тәртибенә һәм аларның куркынычсызлыгына аерым игътибар бирергә кирәклеге турында искәртелә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә бик кирәк булмаган очракта, начар һава торышында баларны йөртмәскә киңәш итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru