Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясенең Белгород өлкәсенә эшлекле визиты
Агымдагы елның 13-14 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе вәкилләре эшлекле визит белән Белгород өлкәсендә булдылар. Визит барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Белгород өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары – Белгород өлкәсенең эчке һәм кадрлар сәясәте департаменты башлыгы Валерий Сергачев, шулай ук Белгород өлкәсенең мәгариф департаменты башлыгы – Белгород өлкәсенең Хөкүмәт рәисе урынбасары Игорь Шаповалов белән эшлекле очрашулары үткәрелде. Очрашулар барышында ике төбәкнең гомуми һәм һөнәри белем бирүне үстерүнең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук визит кысаларында делегация вәкилләре Белгород өлкәсенең сәнәгатьнең тау токымнарын табу һәм авыл хуҗалыгы тармаклары өчен кадрлар әзерләүче һөнәри белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеге белән таныштылар. Моннан тыш делегация вәкилләре Белгород өлкәсендә хезмәт урыннары белән тәэмин итүче оешма җитәкчеләрен һөнәри белем бирү учреждениеләрен заманча яңарту һәм җиһазлауга җәлеп итү, һөнәри белем бирүнең сыйфатын бәяләү, дуаль белем бирү механизмнары белән таныштылар.