Тинчурин театры “Соңгы риваять” драмасы премьерасын тәкъдим итә
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (Казан, М.Горький ур., 13) декабрь аена спектакльләр һәм башка мәдәни чаралар планын тәкъдим итте.
“Төш” (Т.Миңнуллин), “Мәхәббәт чишмәсе”(И.Мәхмүтова), “Гайфи бабай, өйлән давай!” (Г.Зәйнашева), “Кияүләр” (Х.Вахит), “Хаҗи әфәнде өйләнә”, (Ш.Камал), “Алтын көз”, (Ш.Фәрхетдинов), “Өти балак Гөлүзә” (Ю.Әминов), “Бәйрәм белән, кызлар!”, “Мәхәббәт баскычы” (Ш.Фәрхетдинов), “Алтын көз” (Ш.Фәрхетдинов) комедияләре һәм “Туй алдыннан” (Х.Вахит) моңсу комедиясе, “Йосыф-Зөләйха” (Н.Хисамов) риваяте тамашачыларын көтә. “Сүнгән йолдызлар” (К.Тинчурин) музыкаль трагедиясе, “Гамлет. Күренешләр” (В.Шекспир Н.Исәнбәт тәрҗемәсндә) трагедиясе, “Төн яна учакта (Х.Ибраһим) һәм “Күрәсем килгән иде...” (И.Мәхмүтова) мелодрамалары әлеге легендар сәхнәдә куела.
Февральнең соңгы ике көнендә, 27 һәм 28ендә, тинчуринлылар “Соңгы риваять” драмасы (М.Маликова) премьерасын тамашачы хөкеменә чыгара.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru