Апас районы авыл мәктәпләренә капиталь ремонт ясала
15 Jan, 2014 Гөлназ Талипова 0
Республикакүләм программа нигезендә, Апас муниципаль районы Зур Күккүз авылы урта мәктәбендә шактый күләмле ремонт эшләре башкарыла.
Түбәсе тулысынча яңартылган инде, тәрәзәләр алыштырыла, җылы бәдрәф тә булачак. 2 гыйнварда башланган эш төгәлләнү алдында. Бу көннәрдә Акхуҗа мәктәбе дә яңа төс алды, дип хәбәр итә “Йолдыз” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru