Бүздәклеләр “Биеп ачыла күңел” дип исемләнгән зур бәйрәм үткәрде
Башкортстанның Бүздәк районында гомер кичерүче татарлар бу көннәрдә халык биюләрен тыпырдатып күңел ачты. Килем авылындагы Татар тарихи-мәдәни үзәге җирле халык һәм тирә-як авыллардан җыелган кунаклар өчен “Биеп ачыла күңел” дип исемләнгән зур бәйрәм үткәрде.
Бу кичә бигрәк тә яшьләргә онытыла барган милли уеннарыбызны искә төшерү өчен яхшы форсат иде. Чөнки бит элек-электән мондый җырлы-биюле җыеннар егет белән кызны таныштыру максатын тоткан, яшьләр милли уеннарда пар табышкан. Шуңа күрә дә халык биюләрендә ир-егетләр үзләренең баһадирлыгын, ә кызлар нәзакәтлеген күрсәтергә омтыла.
Чарага килүчеләр заманында Бүздәк районы авылларында яратып башкарылган “Капкалы”, “Җебегән”, “Миңа иптәш кирәк” кебек җырлы-биюле уеннарда катнашты, дип хәбәр итә “Башинформ”. Моннан тыш бәйрәмгә килүчеләр татар халык җырларын һәм такмакларын да яңгыратты.