Кытай математика олимпиадасы тарихында беренче тапкыр Россия командасына Татарстаннан ике укучы кертелде
9 Jan, 2014 Гөлназ Талипова 0
Бүген Кытай Халык Республикасының Наньцзин шәһәрендә укучыларның 29 нчы Кытай математика олимпиадасы тәмамланды. Россия командасы укучылары анда 5 алтын һәм бер көмеш медаль яулады.
2013 елда Кытай математика олимпиадасы тарихында беренче тапкыр Россия командасына Татарстаннан ике укучы кертелде. Олимпиадада ике алтын медаль яулаган Алексей Волостнов һәм Никита Чернега быел Казанның Мәскәү районында урнашкан 122 нче гимназияне тәмамлый, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru