Төбәктә интеллектуаль милек базары формалашуы һәм үсеше турында галимнәр зур сөйләшү уздырачак
15 февральдә ТР Фәннәр академиясендә “Төбәктә интеллектуаль милек базары формалашуы һәм үсеше” темасына III Төбәк фәнни-гамәли конференция уздырылачак.
Татарстан Фәннәр академиясе, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге һәм Казан федераль университеты тарафыннан оештырылган конференциядә фикер туплау өч “түгәрәк өстәл”дә барачак. Аларда, аерым алганда, ТРда интеллектуаль милек базарының торышы, интеллектуаль милек объектларын бәяләү һәм интеллектуаль милек базары инфраструктурасы, интеллектуаль милек базарын кадрлар белән тәэмин итү турында сүз барачак.
ТФА сайты шул хакта игълан салып, конференциядә катнашу бушлай, ә теркәлү формасы, докладлар һәм аларның тезислары 2 февральгә кадәр кабул ителә, дип белдерә. Хәбәрләшү өчен E-mail: nio_anrt@bk.ru
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru