Игътибар! 100 мең сум бүләкне кемнәр алды?!
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы ел да милли проект кысаларында уза торган конкурсның 10 000 җиңүчесен билгеләде. 100 мең сум күләмендәге акчалата бүләк җиңүче–мөгаллимнәргә, гадәттәгечә, Укытучылар көненә тапшырылачак.
Быелгы ярышта алдагы елларда катнашмаган яисә җиңү яуламаган барлык мөгаллимнәр дә катнаша алды. Конкурска сайлап алу туры Россиянең барлык субъектларында узган. Укытучылар махсус сайланган коммисия алдында сынау алды. Әлеге коммисиягә попичительләр ассоциациясе, гомуми белем буенча эксперт һәм консультантлар, югары уку йортларының ректорлар советлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре һ.б. кергән.
Конкурс критерийлары да катгый. Конкурста катнашкан мөгаллимнең укучылары уку алдынгылары булу сорала (ягъни соңгы өч ел эчендә укуларында позитив динамика күзәтелуе шарт). Дәрес барышында яңа укыту технологияләрен куллану, укытучының сыйныф җитәкчесе буларак уңай нәтиҗәләргә ирешүе, үз педагогик тәҗрибәсен муниципаль һәм (яисә) регион масштабында уртаклашу (мастер–класслар, конференция һәм түгәрәк өстәлләр), муниципаль, региональ яисә федераль һөнәри бәйгеләрдә катнашу – барсын да коммисия әгъзалары исәпкә алган.
Җиңүчеләр арасында Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Алабуга, Буа, Биектау, Тәтеш, Мөслим, Аксубай, Чүпрәле, Мамадыш, Теләче, Арча, Лениногорск һәм республикабызның күп кенә башка район һәм шәһәрләрендә зур эш алып баручы мөгаллим һәм мөгаллимәләребез бар. Әйе, ир–ат укытучылар да байтак, мисал өчен Аксубай районы, Иске Ибрай урта мәктәбендә физик культураны укытучы Рәис Бикушев.
Балаларны укытуда зур көч түгүче әлеге укытучыларны без дә котлыйбыз.
Җиңүчеләрнең тулы исемлеген сез беркетелгән файлны ачып карап күрә аласыз!