Яңа ел белән, дуслар!!!
31 Dec, 2013 root 0
Хөрмәтле Белем.ру кулланучылары!
Сезне чын күңелдән якынлашып килгән Яңа 2014 нче ел белән тәбрик итәбез! Эшегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек, яңа белемнәр, дәрт-дәрман, байлык-муллык, гаиләгездә һәм эшегездә бар да яхшы булуын телибез!
Яңа еллар килсен хыялларны
Ашырырлык булып тормышка.
Үзегездә көч һәм куәт булсын,
Ирешерлек булсын уңышка!
Шатлык-бәхет тора үзебездән
Алга юлны үзебез салабыз!
Яңа елда шатлык-бәхет кенә
Чын күңелдән теләп калабыз!
Иң изге теләкләр белән, "Белем.ру" коллективы