Коми татарлары Татарстан белән яхшы таныш
Бу көннәрдә Коми республикасының Сыктывкар шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез татар дөньясының үзәге булган Татарстанга багышланган зур кичә оештырды. Анда әлеге төбәктә гомер итүче татарлар катнашты.
Чара «Татарстан» милли-мәдәни үзәге һәм Фин-Угор халыкларының мәдәни үзәге тарафыннан оештырылды. Бәйрәм кунаклар арасында «Татарстан турында нәрсәләр беләсез?» викторинасы уздыру белән башланып китте. Шунысы кызык, катнашучыларның барысы да диярлек тарихи ватаннары турында барча мәгълүматны да дөрес итеп сөйләп бирә алды, ә менә рус телендә актив кулланыла торган татар сүзләрен атау аларда шактый авырлык тудырды.
Бәйрәм татарча җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Аннары кунаклар татар милли ризыкларыннан сыгылып торган чәй өстәленә рәхим итте. Милләттәшләребез әлеге ризыклардан авыз итеп кенә калмады, ә аларның килеп чыгу тарихы белән дә танышты. Теләге булганнарга исә бу ашамлыкларны пешерү серләренә дә өйрәттеләр.
«Татарстан» милли-мәдәни автономиясе рәисе Мөхәссәмә Ончева исә ел дәвамында аеруча актив булган гаиләләрне билгеләп үтте. Чарада катнашучы кунак - Фин-Угор мәдәни үзәге җитәкчесе Елена Савтенко сүзләренә караганда, тиздән республикада «Халыклар дуслыгы йорты» эшли башлаячак, дип хәбәр итә БНК мәгълүмат агентлыгы.