Алабугада “Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия эшендә куллану” темасына XI республикакүләм педагогик укулар үткәреләчәк
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының еллык планы нигезендә күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә галимнең хезмәтләрен пропагандалау максатында, 2014 нче елның 25 нче февралендә Алабугада “Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия эшендә куллану” темасына XI республикакүләм педагогик укулар үткәрә.
Укуларга һәр район, шәһәрдән милли мәгариф өчен җаваплы мәгариф бүлеге методистлары, татар мәктәпләре җитәкчеләре чакырыла.
Үткәрү урыны: Алабуга муниципаль районы “1 нче гимназия” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе (адресы: Алабуга шәһәре, Пролетарская урамы, 28 А йорты)
Вакыты: 2014 нче елның 25 нчы февралендә 10.00 сәгатьтә. Теркәү 9.00- 10.00 сәгатькә кадәр.
Педагогик укуларда төп юнәлешләр:
1. Җирле язучылар иҗатында рухи-әхлакый тәрбия.
2. Татар теле дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану
(Сингапур проекты кысаларында).
3. Татар әдәбияты дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану (Сингапур проекты кысаларында).
4. Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана хакын хаклауның кыйммәте.
5. Ризаэддин Фәхреддин тәгълиматларында кием әдәпләре.
Нигезләмәне карау өчен әлеге сылтама буенча күчегез.