Энгель Фәттахов: “Мин балалар басмаларын ябу ягында түгел, үстерү ягында”
Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында ел нәтиҗәләренә багышланган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховтан бүгенге көндә матбугатка, аерым алганда, балаларга атап чыгарылганына карата фикере белән кызыксындык. Ул мәгариф һәм фән министры буларак кына түгел, ТР Премьер-министры урынбасары буларак та, балалар матбугатын үстерүне, саклауны үз бурычы дип санавын әйтте.
“Күптән түгел мин балалар басмалары җитәкчеләрен җыйдым. Без бу басмаларны сакларга тиеш. Мин, мәсәлән, “Сабантуй” газетасын ябуга каршы. Аның “Яшь ленинчы” газетасы буларак 1924 елдан бирле чыгып килүен беләм. Без “Яшь ленинчы” газетасында һәм “Ялкын” журналында тәрбияләндек. Хәзер исә “Сабантуй” журналы була, диләр. Мин аның әлеге журналның “Ялкын” журналыннан ни белән аерылып торачагын сорадым. Алар бу басмаларның төрле яшьтәге балалар өчен булачагын әйтте. Әмма мин моның белән килешмәдем”, - диде министр.
“Мин балалар басмаларын ябу ягында түгел, үстерү ягында, - диде ул сүзен дәвам итеп. - Әгәр дә без аларны бетерсәк, дөрес булмас. Менә әбунәчеләре аз, диләр. Ә “Көмеш кыңгырау” газетасының тиражы 30 мең тирәсе. Язылмасалар, баш мөхәррирне алмаштырырга кирәк. Мондый басмалар булырга тиеш. Әгәр без балалар өчен басмаларны яба башлыйбыз икән, моннан бернинди файда булмаячак”.
100 еллык юбилеен билгеләп үткән “Мәгариф” журналы хакында ул: “Менә “Мәгариф” журналыннан башка да булмый. Чөнки армиябез зур. Мин “Совет мәктәбе” журналын, укытучы гаиләсендә туып үскәнлектән, аннан башка булмавын беләм. “Мәгариф” журналы үзенең урынын табарга тиеш. Без укытучылар арасында анкета уздырдык. Алар әлегә бу журналның эшчәнлеген максималь 5 баллдан 3.2гә бәяли”, - диде.
Министрлык мәгариф бүлекләре башлыклары, мәктәп директорлары катнашында әлеге журналга багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрергә җыена.“Аларның “Мәгариф”кә карата нинди теләк-тәкъдимнәре булыр – карарбыз. Бүгенге хәлдәге “Мәгариф” журналы безне шулай ук канәгатьләндерми. Без аның ролен арттырырга телибез, бәлки башка форматлар да булыр. Шул ук вакытта без әбунәчеләрне дә, укытучыларыбызны саклап калырга тиеш. Бер сүз белән әйткәндә, “Мәгариф” журналын яңа дәрәҗәгә күтәрергә телибез. Бу юнәлеш безнең өчен бик мөһим. Чыннан да, балаларны тәрбияләү мәсьәләләрен системалы рәвештә алып барырга тиешбез. Шуңа күрә, әлеге мөһим мәсьәләне хәл итүдә киңәшләшеп эшләргә кирәк, дип саныйм”, - диде Э.Фәттахов.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru