19 декабрьдә “Росток” үзәгендә “Ата-аналарга – тәрбия ысуллары турында” дип исемләнгән Ата-аналар клубы утырышы үтте
19 декабрьдә “Росток” үзәгендә “Ата-аналарга – тәрбия ысуллары турында” дип исемләнгән Ата-аналар клубы утырышы үтте. Ул тәрбия ысуллары һәм балалар белән ата-аналар мөнәсәбәтләренә багышланган иде. 28 әти-әни катнашкан әлеге утыршыта кинотерапия уңышлы файдаланылды.
25 декабрьдә балаларның тирәлеккә яраклаша алмавын кисәтүгә юнәлтелгән “Кораб” мультикомпонентлы программа буенча семинар-тренингның ахыргы дәресе планлаштырылган иде. Анысында ата-аналар да катнашты. 16 дәрескә исәпләнгән әлеге программаны җәмгысе 16 кече яшьтәге мәктәп баласы үзләштерде. Аларга үз эчеңә бикләнмичә, хисләреңне ачыктан-ачык әйтә белергә, әйләнә-тирәдәгеләрдән уңай тәэсорат кына алырга өйрәттеләр.
25е көнне “Росток” үзәгендә балалар өчен “Яңа ел әкияте” дигән тамаша да үткәрелде.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat