Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне кабатлау һәм ныгыту дәресе (“Сингапурча укыту методы”ның кайбер алымнарын файдаланып үткәрелгән 8 нче класста татар теле дәресе)
Максат:
1.Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту.
2.Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне табу юлларын билгеләү.
3.Яңа сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру.
Җиһазлау: таблицалар, әзер сораулар, компьютер, дәреслек, теоретик материаллар белән презентация.
Дәрес барышы:
I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы: Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бер-берегез белән исәнләшегез (укучылар төркемдә каршы як һәм ян парлары белән исәнләшәләр).
II. Белемнәрне актуальләштерү.
Алда үтелгән дәресләрне искә төшерү.
ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (встать-сесть) – “бас”-“утыр” . Укучылар дөрес дип тапкан җавапларына басалар.
1) Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан ничә төре бар?
а) 12;
б) 2
2) Иярчен җөмләләрнең төзелеше ягыннан ничә төре бар?
а) 2;
б) 6;
3) Аналитик бәйләүче чараларга нәрсәләр керә?
а) көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;
б) көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр, ялгызак һәм парлы мөнәсәбәтле сүзләр.
4) Синтетик бәйләүче чаралар:
а) кушымчалар, янәшә тору, парлы мөнәсәбәтле сүзләр;
б) кушымчалар, янәшә тору, бәйлек һәм бәйлек сүзләр.
5) Шулай, шулай булса да, шуңа нинди сүзләр?
а) ияртүче теркәгечләр;
б) ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;
Фикерләр
Кунак
26 Декабрь, 2013 - 19:49
Permalink
Хезмәтегез өчен рәхмәт!
Мондый дәрес эшкәртмәләренә ихтыяҗ зур, алар кирәк. Бигрәк тә бу структуралар белән таныш булмаган, махсус курсларда белемен күтәрмәгән укытучыларга файдалы булыр дип уйлыйм. Укыганнарга дәреснең кайсы урынында, кайчан, ничек кулланылганын күзәтү кызыклы булачак. Дәрес планы җентекле язылган, файдалы. Планда күрсәтелгән структураларның барысын да бер дәрес эчендә кулланырга да кирәкмидер бәлки. Минемчә, 1-2 җитә. Укучылар бу структураларны бик яхшылап өйрәнеп бетергәч, исемнәрен, эшләү тәртибен яттан белгәнче үзләштергәч, 3-4 не дә кулланып буладыр. Өйрәнү процессында боларның барысын да кертеп бетерү авыр булачак.