“Балаңның күзенә кара” дип исемләнгән республикакүләм акция оештырылды
18 нче ноябрьдән 24 нче декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналар өчен “Балаңның күзенә кара” дип исемләнгән республикакүләм акция оештырды. Әлеге акциянең максаты – ата-аналарның балаларда наркотикларга каршы тору юнәлешләрен оештыру, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәте мәсьәләләре буенча белемнәрен арттыру иде.
Ата-аналар җыелышлары барышында белгечләр наркоманияне дәвалау, аңа каршы профилактика, наркотик матдәләргә бәйле булган затларны реабилитацияләү һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы юнәлешләр өлкәсендәге Россия Федерациясе кануннары таләпләрен җиткерделәр. Шулай ук өйдәге компьютерларга балигъ булмаган яшүсмерләрнең интернеттан кирәк булмаган мәгълүмат алуны чикләүче махсус фильтрлар кую зарурлыгын аңлаттылар.
Казан шәһәре мәктәпләрендә үткәрелгән акциядә Татарстан Республикасы Прокуратурасы хезмәткәрләре, шәхсән Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Заһидуллин Фәрит Хабибулла улы, һәм “Вера” дип исемләнгән наркотикларга бәйле затларның туганнарының җәмгыяти оешмасы хезмәткәрләре катнашты.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat