Барс җиңәрме, Бакамы?
Кар Барсы 2015 елда Казанда узачак су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты символы булырга мөмкин.
Алда торган дөнья чемпионаты сайтында (ru.kazan2015.com) иң яхшы талисман идеясе өчен тавыш биргән интернет-кулланучылар нәкъ шуны сайлады. Икенче урында - Бака, өченчедә - Алтын балык. Ә менә Дельфин белән Зилант рейтингның азагында калган.
Су спорты буенча дөнья чемпионатының иң яхшы талисманын ачыклау бәйгесендә Россиянең 33 төбәгеннән 120 автор катнашты. Тәкъдим ителгән идеяләр арасында кабатланганнары да очрау сәбәпле, оештыручылар аларның иң популярларын тамашачылар хөкеменә тапшырды. Алар барлыгы җидәү булып чыкты. Шуларның иң үзенчәлеклесе - “Идел һәм Казансу” талисманы игътибарны аеруча нык җәлеп итә – милли киемле рус һәм татар кызлары ике халыкның бердәмлеген гәүдәләндерә.
Тавыш бирүдә 2500дән артык кеше катнашты, 789 “лайк” җыйган кар Барсы беренче урынны яулады. Бака – икенче (757 очко), Алтын балык (607) өченче урынны алды. Калганнары лидерлардан бик нык артта калды. 17 тавыш җыйган Казан символы - Зилант соңгы урынны биләде.
- Шунысы кызык, барсны су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты талисманы сыйфатында татарстанлылар түгел, нигездә Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр тәкъдим итте, - дип хәбәр итте “Казан-2015” дирекциясе матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Карякина. - Бу символ җәйге Универсиада чорында кешеләргә бик ошаган күрәсең. Биредә соңгы сүзне бәйгенең жюри әгъзалары әйтәчәк. Алар арасында - Халыкара һәм Бөтенроссия йөзү федерацияләре вәкилләре, дизайнерлар, рәссамнар һәм маркетологлар бар. Талисманның соңгы варианты киләсе атна башында игълан ителәчәк. Интернет-аудиториянең дә фикере исәпкә алыначак.
Алсу Карякина билгеләп үткәнчә, Халыкара йөзү федерациясе талисманны сайлаганда билгеле бер критерийларны кулланып эш итә - рәсемне сувенир продукциягә, мультфильмнарга күчергәндә кыенлыклар тумаска тиеш.
Әлбәттә, бер яктан, Барсны хәзер танымаган кеше юк дисәң дә була. Аның исемен, төсен үзгәртсәң, яңаларын ясау өчен артык чыгымнар тотмыйча да, Казан урамнарын Универсиададан калган фигуралар белән бизәргә мөмкин. Икенче яктан, барслар, мәчеләр семьялыгының башка вәкилләре кебек үк, суны өнәп бетерми. Шунлыктан кар Барсын йөзү буенча дөнья чемпионаты символы итү урынлымы соң дигән сорау туа. Хәер, кар үзе су бит инде...
Иң яхшы талисман идеясе авторы чемпионатның барлык ярышларын бушлай тамаша кыла алачак.