БДИның “икенче дулкын”ы
17 Jul, 2008 Сылу 0
Бүген Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнарының “икенче дулкын”ын тапшыра башладылар.
“Икенче дулкын”да БДИны теге яки бу сәбәпле беренче тапкыр бирә алмаганнар катнаша. Бу – авырып калганнар, армиядән кайтучылар һ.б. Моның өчен республикабыз шәһәрләрендә 22 имтихан алу пунктлары эшләячәк: Казанда – 15, Яр Чаллыда – 5, Әлмәттә – 2.
Имтихан тапшыру тәртибе түбәндәге:
17 июль – математика;
21 июль – рус теле;
24 июль – биология, Россия тарихы;
26 июль – җәмгыять белеме, физика;
28 июль – татар теле, химия;
31 июль – алдагы көннәрдә теге яки бу сәбәп белән имтихан тапшыра алмаучылар бирә.