17-18 декабрендә Мәгарифне үстерү институтында “Муниципаль белем бирү системасының мәгариф өлкәсендә институцион үзгәрешләре“ дигән гамәли - ориентация семинары үткәрелде
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсенә нигезләнеп Мәгарифне үстерү институтының приоретет юнәлеше булып мәгариф өлкәсендә җитәкчелекне камилләштерү тора. Шушы юнәлешне тормышка ашыру максатыннан муниципаль башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчеләре өчен 2013 елның 17-18 декабрендә Мәгарифне үстерү институтында “Муниципаль белем бирү системасының мәгариф өлкәсендә институцион үзгәрешләре“ дигән гамәли - ориентация семинары үткәрелде.
Семинарда телгә алынган темаларның бүгенге көн өчен актуаль булуларын семинарда катнашкан Татарстан Республикасының 45 муниципаль башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчеләре дә расладылар.
17 декабрьда “Мәскәүнең ачык мәгариф институты” сәяси мәгариф кафедрасы профессоры Губанова Елена Александровна җитәкчелегендә Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге норматив документлары өйрәнелде һәм аларны гамәлдә ничек тормышка ашыру юллары каралды.
18 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаменты җитәкчесе Р.Г.Хәмитов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Т.Т. Федорова, Татарстан Республикасы белемне күтәрү институты ректоры Ф.Х.Тарасова “Татарстан Республикасында муниципаль мәгариф системасы белән идарә итү” турындагы актуаль мәсьәләләрне чагылдырган чыгышлар ясады.
Семинарда катнашучылар куелган темаларның актуаллеген, лекторларның югары профессионаллеген һәм чыгышларның практик юнәлешле булуларын билгеләп үттеләр.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat