13 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр “Костер” республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә Биектау муниципаль районының барлык белем бирү учреждениеләреннән җыелган иң актив балалар өчен кызыклы һәм күңелле көннәр булды
“Бергә - без көч!” / “Вместе – мы сила!” дигән балалар иҗтимагый оешмалары активистларын бу сменада бик тыгыз программа көтә иде. Педагоглар әзерләгән мастер-классларда укучылар теләп катнаштылар. Бу - наркотикларга каршы темага багышланган “Кара полоса” / “Черная полоса” фильмын карау һәм фикер алышу, “Лидер чемоданы” / “Чемодан лидерства” дигән лидерлык сыйфатларын үстерүгә юнәлгән тренинг күнегүләре, “Конфликтология” тренингы, “Һәр йөрәктә хәтер яшәсен” патриотик темасына багышлап кәгазь торналар ясарга өйрәтүче мастер-класс, “Җыр белән гомер буйлап” җыр мастер-классы.
Укучылар ял итәргә дә вакыт таптылар. Татар яшь тамашачы театрының “Ак барс маҗаралары” спектаклен карау, “Сумашедшая наука” танып-белү һәм күңел ачу чарасы малайлар-кызларның кәефләрен тагын да күтәрде.
“Лидерның инициатив көне” / “Инициативный день лидера” дигән проектлар яклау чарасы катнашучыларда тагын кызыксыну уятты. Үзләренең проектларында укучылар “2012-2017нче елларда балалар өчен милли стратегия эшчәнлеге” юнәлешләренә кагылдылар. Гаилә кыйммәтләре, мәдәниара мөнәсәбәтләр, сәламәт тормыш рәвеше, балалар һәм яшүсмерләрнең хокукый белеме кебек темалар каралды.
Иң актив катнашучылар смена ахырында дипломнар белән бүләкләнде. “Костер” үзәге символикасы төшерелгән матур футболкалар, значоклар, авторучкалар, блокнотлар, җыр дәфтәрләре, календариклар Биектау районы укучыларына бу матур көннәр турында хәтерләтер.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat