Апас районының һәрбер өлкәсенә белемле белгечләр кирәк
Апас муниципаль районы башлыгы Рәшид Заһидуллин Казан Федераль Университетының чыгарылыш группаларында белем алучы Апас яшьләре белән очрашты.
Моннан биш ел элек университет ишекләрен ачып керү бәхетенә ирешкән яшьләр өчен бүген кая эшкә урнашырга дигән мөһим мәсьәлә килеп баса. Ә районның һәрбер өлкәсенә белемле белгечләр кирәк.
– Сез – минем балаларым. Киләчәк тормышыгыз уңышлы булсын өчен сезнең белән очрашуга килдем. Районыбыз яшьләре укымышлы, белемле булганда гына, киләчәгебез яхшы булачак. Безгә экономистлар да, юристлар да, укытучылар да, авыл хуҗалыгы белгечләре дә, кайсы гына өлкәне алсак та, белемле кеше кирәк. Районда яшьләргә барлык уңайлыклар бар. Укып бетереп кайткан яшь белгечкә без эш урыны бирәбез, төрле программалар эшләп килә. Калганы инде үзегездән тора, – диде район башлыгы студентларга.
Шулай ук район яңалыклары белән дә таныштырды. Студентлар исә район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, ике арада уртак мәсьәләләр хакында сөйләшенде, дип хәбәр итә “Йолдыз” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru