Австралиядә Сабан туе узды
18 Dec, 2013 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
15 декабрьдә Австралиянең Аделаида шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узды.
Австралиянең Татар-башкорт ассоциациясе тарафыннан оештырылган бәйрәмгә 300дән артык кеше җыелган иде. Аделаиданың татар мәхәлләсе имамы Булат хәзрәт Ишмөхәммәтов бәйрәмгә фатихасын бирде.
Традицион ярышлар белән беррәттән яңа уеннар да бик кызыклы оештырылган иде.
Казаннан Сабан туенда җырчылар Хәмдүнә Тимергалиева һәм Марсель Вәгыйзов катнашты.