ТР дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” сәнгать галереясындагы яңа күргәзмәсе совет чорына “кайтара”
Казан кремлендәге “Хәзинә” милли сәнгать галереясында иртәгә, 17 декабрь сәгать кичке 5тә “Совет реалистик сәнгате” дигән исемдә яңа күргәзмә ачыла. ТР дәүләт сынлы сәнгать музее аны “Татарстанның сәнгать хәзинәсе” масштаблы проекты кысаларында тәкъдим итә, диелә галереядан алынган хәбәрдә.
ТР дәүләт сынлы сәнгать музее СССРның художество культурасы тарихын төрле яклап характерлый, аерым рәсем сәнгате күренешләрен һәм үсешенең тулы чорларын өйрәнү мөмкинлеге бирә торган совет сәнгатенең гаять бай коллекциясенә ия. Музей коллекциясендә исә төрле буын һәм иҗади үзенчәлекле Н.П.Крымов, М.В.Нестеров, Е.Е.Лансере, А В.Куприн, И.И.Машков, А.В.Герасимов, Б.В.Иогансон, А.А.Мыльников, Ф.П.Малаев, М.Ю.Кугач, бертуган Смолиннар, Л.В.Кабачек, союздаш республикалар рәссамнары А.А.Җафаров, Н.С.Касумов әсәрләре тупланган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru