Татарстан Республикасының муниципаль районнарында 2013 елда педагогик хезмэткәрләргә аттестация уздыру буенча Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы аттестация комиссиясе каршындагы эксперт комиссияләренең йомгаклау утырышлары булып узды
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы аттестация комиссиясе турындагы Нигезләмәнең 1.4.пунктына таянып, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 13 ноябрендә кул куелган 4199/13 санлы боерыгы нигезендә 2013 елның 2 декабреннән 6 декабренә кадәр Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы аттестация комиссиясе әгъзалары катнашында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы аттестация комиссиясе каршындагы муниципаль район эксперт комиссияләренең йомгаклау утырышлары булып узды.
Республикада педагогик хезмәткәрләргә аттестация уздыру буенча билгеле бер система булдырылды. Республиканың аттестация хезмәте, мәгариф булекләре, педагогик коллективлар хезмәкәрләрнең һөнәри үсешләрен тәэмин итү өчен төрле актив алымнар эзлиләр. Аттестация укытучыларны квалификацияләрен үстеругә, иҗади эшчәнлек белән шогыльләнергә этәрә. Аттестация узу вакытында белем биру эчтәлеге яңара, яңа технологияләр кулланылышка кертелә, эксперимент нигезендә эшли торган укытучылар арта.
Районнарның аттестацияне тэмин итүдәге методик эшчэнлеге укытучыларның һөнәри компетентлыгын үстерүгә юнәлгән, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының норматив документларына тәнгәл килә. Мәгариф хезмәткәрләренең 2012 елгы республика август киңәшмәләренең тәкъдимнәрен искә алып оештырылган.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat