Зәй шәһәренең политехник колледжында төбәкара семинар үтте
Зәй шәһәренең политехник колледжында төбәкара семинар үтте. «Белем процессында катнашучыларның челтәрле элемтә аша үзара аралашуында актуаль мәсьәләләр: проблемалар һәм перспективалар» дигән темага «түгәрәк өстәл» артында сөйләшүләрдә Мәскәү югары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары белгечләре, Казан энергетика университеты проректоры, республика шәһәрләренең һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм политехник колледж педагоглары, агрофирмалар, җитештерү предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Семинарны Зәйдә уздыру очраклы түгел. Агымдагы елның августында политехник колледж белгечләре Мәскәүнең 7нче архитектура һәм төзелеш колледжында һөнәри белем бирү учреждениеләре бәйгесендә катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Биредә соңгы өч елда һөнәри белем бирүдә колледжның заман таләпләренә нигезләнеп эшләве югары бәяләнде, 2013-2016 елларга план да хупланды, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында төбәкара семинар уздырырга ниятләнде. Фикер алышуларда да белем бирү эшендә катнашучыларның даими аралашып, тәҗрибә уртаклашып эшләве кызыл җеп булып сузылып барды, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru