Йомры икмәкнең туган көненә әзерләнү (беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле)
Максат: балаларны кыргый җәнлекләрне танып белергә өйрәтү, сөйләм телләрен үстерү, төсләрне, төзү татериалларының исемнәрен ныгыту, әхлак, экологик тәрбия бирү.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, пластилин салынган тәлинкә, әвәләү тактасы; дидактик уен “ Вазага чәчәкләрне тутыр”, төзү материаллары, картина.
Тәрбияче:
- Балалар, безгә кунакка апалар килгән, әйдәгез, алар белән матур итеп исәнләшик әле.
Балалар:
- Исәнмесез, хәерле иртә.
Тәрбияче:
- Менә шундый ышанычлы дуслар булганда, юлга чыксаң да була! Мин сезне бүген әкиятләр иленә сәяхәткә алып барырга уйладым. Барасызмы?
Балалар:
- Барабыз.
(Балалар җитәкләшеп, музыкаастында урында атлап торалар. Йомры икмәк әкияте күренеше слайдтан күсәтелә.)
1 слайд. Әби - бабай рәсеме.
Тәрбияче:
- Без сезнең белән әкият дөньясына эләктек. Сез кемнәрне күрәсез?
Балалар:
- Әби белән бабайны.
Тәрбияче:
- Аларны кайсы әкияттә күргәнегез бар?
Балалар:
- Чуар тавык, Шалкан, Йомры икмәк.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Йомры икмәкнең туган көненә әзерләнү (беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле) | 17.08 KB |