Казанда “Белем сыйфатын бәяләүнең региональ (төбәк) системасы үсешендә мөһим мәсьәләләр” темасына регионара семинар узды
2013 нче елның 5 нче һәм 6 нчы декабрендә Казанда “Белем сыйфатын бәяләүнең региональ (төбәк) системасы үсешендә мөһим мәсьәләләр” темасына регионара семинар узды. Әлеге семинар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Белем сыйфаты мониторингы республика үзәге, Россия мәгариф академиясенең Мәгариф белән идарә итү институтының тренинг үзәге катнашында оештырылды.
Семинар барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары эшчәнлеген күзәтчелек итү һәм тикшерү идарәсе башлыгы Е.Е. Семченко, Россия мәгариф академиясенең вице-президенты, академик В.А. Болотов, Тест үткәрү федераль үзәгенең директор урынбасары С.А. Афанасьев, Мәгариф белән идарә итү институтының Россия тренинг үзәге директоры И.А. Вальдман һәм башкалар чыгыш ясадылар.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat