"Мәгариф турындагы" Федераль законга үзгәртүләр кертелерме?
Сентябрь аенда Россия Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты Татарстанда чираттагы күчмә утырышын уздырачак. Төп мәсьәлә – “Мәгариф турындагы” Федераль законга үзгәртүләр кертү. Бу турыда 2008 елның беренче яртылыгында парламентның эшчәнлеге темасына багышланган матбугат–конференциясендә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.
Билгеле булганча, узган елның 17 ноябрендә алдагы законга үзгәртүләр кертелеп, федераль мәгариф стандартыннан милли компонент юкка чыгарылган иде. “Утырышта әлеге закон үтәлеше нинди тискәре йогынты ясаячагы сөйләнәчәк”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, бүгенге көндә Россиянең тагын 20 субъекты Татарстан белән килешә. Ә Татарстан федераль компонентны кайтару ягында.