ТНВ телеканалында “Белем дөньясы” дип аталган татар телендә яңа тапшыру чыга башлый
ТНВ телеканалында “Белем дөньясы” дип аталган тапшырулар циклы 14 декабрьдән сатарт ала. Ул һәр атнаның шимбәсендә 17.00 сәгатьтә эфирга чыгачак. Мәгълүмати-аналитик тапшыру мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштырып барачак, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу, сәләтле балаларны барлау, сәламәт тормыш алып бару һәм тагын күп темаларны яктыртачак.
Тапшыру Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча, ТНВ һәм республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән әзерләнә.
“Белем дөньясы”дип аталган, татар телендә чыга торган, яңа тапшыруны ТНВ каналында һәр шимбәдә, кичке сәгать 5 тә карый аласыз. Тапшыру киңкатлам тамашачыларга исәпләнгән һәм педагогик оешмаларның гына түгел, ата-аналарның да теләк -тәкъдимнәрен игътибарга алачак.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat