Кичә ТР Милли музеенда “Яшьләрнең хезмәт адымнары” исемле күргәзмә ачылды
Кичә ТР Милли музеенда “Яшьләрнең хезмәт адымнары” исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә отрядларның хезмәт дәртен, традициясен күрсәтеп торучы тарихи материалларны тәкъдим итү булды – фотографияләр, документлар, плакатлар, курткалар, эш кораллары, комсомол юлламалары, значоклар, бүләкләр. Үтә сирәк очрый торган әйберләр арасында студент отрядларының беренче командирлары – А. В. Котвицкий, Р. Г. Нәбиуллин, М. А. Рәхимҗанов документлары да урын алган.
Ачылыш кысаларында “Кешеләр үзләрен төзи” (“Люди строят себя”) исемле китапны тәкъдир итү һәм республиканың студентлар отрядлары турында фильмны күрсәтү каралган.
Чарада Министрлар Кабинеты, ТР Президент Аппараты вәкилләре, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, студент хезмәт отрядларының ветераннары, Республиканың буыннар слеты делегатлары катнашты.
Бу хакта тулырак алдагы сәгатьләрдә укый аласыз.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru