Татарстан Республикасы делегациясе Финляндиядә булды
6 Dec, 2013 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Уникаль фин мәгариф системасы белән танышу максатында бу елның 25, 26 нчы ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе Финляндиядә булды.
Делегация составында түбәндәге мәгариф оешмаларыннан вәкилләр бар иде:
- 1913 нче елда Татарстан Республикасы хөкүмәте гранты алган Спас, Кукмара, Мамадыш, Арча, Менделеевск, Балтач муниципаль районнары һәм Казан, Яр Чаллы, Лениногорск шәһәрләренең гомумбелем мәгариф оешмалары директорлары;
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле;
- Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры. Татарстан Республикасы делегациясе Финляндиянең мәгариф учреждениеләрендә булып, фин коллегалар белән очрашты. Эшчәнлек барышын күзәтеп, алар ирешкән уңышлар белән танышты. Мәгълүм булганча, Финляндия мәгариф системасы югары сыйфат күрсәткечләренә ирешкән һәм Европада “иң яхшы мәгариф системасы” булып танылган ил. Бу гаҗәп түгел, чөнки Финляндиядә укытучы профессиясе иң абруйлы, иң иҗади һәм иң һәмиятле профессияләрдән санала.
1914 нче елның гыйнварында Бөекбритания мәгариф системасы белән якыннан танышу максатында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың иң яхшы гомумбелем мәгариф оешмалары директорларын Бөекбританиягә җибәрергә планлаштыра.