Идел буе - Урал итәге халыкларының тарихи язмышлары хакында галимнәр илкүләм сөйләшү уздыра
6 Dec, 2013 Гөлназ Талипова 0
Бүген “Идел буе һәм Урал итәге халыкларының тарихи язмышлары (XVI гасыр-XVIII гасыр башы)” – шундый темага Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Бөтенроссия фәнни конференция уздырыра.
Фикер алышуга төбәктә идарәнең яңа системасы урнашуы һәм үсеше, этносоциаль процесслар, хакимиятләрнең конфессиональ һәм милли сәясәте, төбәк халыкларын күчерү һәм демография, халыкларның үзара мөнәсәбәтәре һәм багланышлары мәсьәләләре, Идел-Урал халыклары тарихы фәне тарихы һәм аларның тарих, мәдәният буенча чыганаклары, тарихи топонимика һәм лексикография мәсьәләләре һ.б. темалар чыгарылган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru