“Шәһри Казан” газетасы чыгара торган “Атна вакыйгалары” кушымтасы исемен үзгәртә, таралыш киңлеген һәм тиражын тагын да арттыра – Фәрит Шаһиәхмәтов
“Татмедиа” ААҖ тарафыннан 2011 елдан бирле үзен уңышлы проект итеп таныткан татар телендәге “Атна вакыйгалары” кушымтасы Россия Федерациясе төбәкләренең 15 субъектында 20 басмада тарала. Хәзерге вакытта аның тиражы - 90 250 данә. Киләсе елдан Башкорстанның олпат “Кызыл таң” газетасы да әлеге кушымтаны алдырачак, нәтиҗәдә, тираж 100 меңгә җитәчәк. Тагын бер үзгәреш - “Атна вакыйгалары” 2014 елдан “Без – бергә” дигән исемдә нәшер ителәчәк.
Бүген “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов Россия төбәкләрендәге татар басма ММЧ җитәкчеләре катнашындагы семинар-киңәшмәдә шул хакта игълан итте. Әлеге чарада катнашкан “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, “Татмедиа” ААҖ генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов, Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, “Татмедиа” ААҖ филиалы булган “Шәһри Казан” газетасы редакциясе” директоры, “Атна вакыйгалары” газетасы баш мөхәррире Мансур Мортазин һ.б. чыгыш ясап, фикер-тәкъдимнәр әйтелде.
Соңыннан “Шәһри Казан” газетасы редакциясе әзерли торган “Без – бергә” кушымтасының РФ төбәкләрендә киләсе елга таралышы буенча татар басмалары баш мөхәррирләре һәм җитәкчеләре белән килешүләр төзелде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru