“Иннополис” университетының уку-лаборатория корпусы төзелешенә тендер игълан ителде
5 Dec, 2013 Гөлназ Талипова 0
“Иннополис” университеты төзелеше башлана. 3 декабрьдә университетның уку-лаборатория корпусы төзелешенә тендер игълан ителде. Бу хакта Ростендер сайтында хәбәр ителә.
Бинаның мәйданы 23 мең кв. метр тәшкил итәчәк, киләчәктә 50 мең кв метрга кадәр зурайту планлаштырыла, дип билгеләп үтелә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында.
Корпус төзелешенә 2 млрд 69 млн 470 мең сум сарыф итү планлаштырыла.
Подрядчы 2014 елның 29 августында эшләрне төгәлләргә тиеш.
Тендерда катнашу өчен гаризалар агымдагы елның 24 декабренә кадәр кабул ителәчәк, 27 декабрьдә нәтиҗә ясала.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru