Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм сәнгать институтында “Шигъри Сабантуй” уздырылачак
Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге каршында эшләп килгән “Әллүки” иҗат түгәрәге бүген яшь шагыйрьләр өчен “Шигъри Сабантуй” ярышы үткәрә. Биредә йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы катнашып, үзен сынап карый ала.
Ярышта студентлар һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең югары сыйныф укучылары катнашкан. Катнашучыларның гомуми саны – 117, алар арасында Татарстаннан гына түгел, Башкортостанның Дүртөйле шәһәреннән дә 4 кеше бар. Хәзерге вакытка, шуларның 50 дән артыгы регистрация үткән һәм чарада катнашырга әзерләнә. Иң сәләтлеләрне татар халкына шактый билгеле булган әдипләр сайлап алачак. Алар арасында яшь шагыйрәләр Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, шагыйрь Рәмис Аймәт, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, татар язучысы, шагыйре, драматургы һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов һ.б. бар. Бәйгедә катнашкан мәктәп укучыларына һәм аларның остазларына сертификат, җиңүчеләргә дипломнар, рәхмәт хатлары һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылачак. Чара 13:00 сәгатьтә Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм сәнгать институтының актлар залында узар дип көтелә. Чара хакында тулырак бераз соңрак укый алырсыз.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru