Бөекбританиянең Экзетер университеты Татарстан студентларын көтә
14 Jul, 2008 Сылу 0
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы урынбасары Андрей Поминов Бөекбританиядә урнашкан Экзетер университетының халыкара элемтәләр хезмәте җитәкчесе Шарлотта Тейлор белән очрашты.
Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары программасы кысаларында узды. Моның турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.
Очрашу барышында 2007–2008 уку елына нәтиҗәләр чыгарылды, университет белән министрлык арасында киләчәктә булачак хезмәттәшлек перспективалары барланды. Алдагы 2008–2009 уку елында IELTS имтиханын уңышлы биргән 20 татарстанлы укуларын Экзетер университетында дәвам итәчәк икән.