“Минем һөнәрем - минем омтылышым” исемендәге республика видеороликлар конкурсы
Укучыларда һөнәри эшчәнлеккә кызыксыну уяту, шәхси үзенчәлекләренә һәм мөмкинлекләренә туры килгән һөнәрне табуда ярдәм итү максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты тарафыннан 23нче сентябрьдән 8нче ноябрьгә кадәр, уздырылды.
Әлеге конкурска һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары тарафынннан хәзерләнгән, үзләре сайлаган һөнәр һәм уку йорты турында видеороликлар кабул ителде. Сарман, Яшел Үзән, Әтнә, Кукмара, Тәтеш, Аксубай, Актаныш, Зәй, Буа, Арча, Минзәлә районнарынннан, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге һөнәри белем бирүче уку йортлары студентларыннан 42 эш алынды. Әлеге конкурс материаллары 2 номинациядә бәяләнде: “Һөнәрем минем - горурлыгым”, “Минем уку йортым”.
Конкурс ике этапта узды. 8-15нче ноябрьдә, жюри тарафыннан, конкурс материалларына экпертиза үткәрелде. Финал турына барлыгы 18 эш узды.
28 нче ноябрьдә, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында “Минем һөнәрем - минем омтылышым” конкурсының йомгаклау этабы узды. Жюри ясаган нәтиҗәләр нигезендә, конкурсның җиңүчеләре дип түбәндәгеләр танылды.
“Һөнәрем минем - горурлыгым” номинациясендә:
I урын
Бакланов Алексей Павлович (җитәкчесе- Ситенкова Светлана Игоревна) – Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты студенты.
II урын
Мухлисуллин Ильдар Хамитович (җитәкчесе – Сафаргалина Ризедә Сабуровна) – Сарман аграр көллияте студенты.
Закиров Салават Маратович (җитәкчесе – Билалова Галия Маннафовна) – Лениногорск нефть техникумы студенты.
III урын
Максимова Лариса Петровна (җитәкчесе – Кабирова Лира Саяховна) – Л.Б.Васильев исемендәге Кама политехник көллияте студенты.
Николаев Дамир Алексеевич, Сафина Альбина Илшатовна (җитәкчеләре – Ахметов Ильшат Фәнисович) – Минзәлә медицина училищесы студентлары.
“Минем уку йортым” номинациясендә җиңүчеләр:
I урын
Казаков Роман Анатольевич (җитәкчесе – Павлова Елена Николаевна) – Лениногорск нефть техникумы студенты.
II урын
Габдулхаков Радик Габдулбарович (җитәкчесе – Гәйнетдинова Дания Дамировна) – Сарман аграр көллияте студенты.
Сафиуллина Гөлшат Наилевна, Кузяева Диана Маратовна (җитәкчеләре – Ковалев Борис Александрович, Кулимбетова Лилия Владиславовна) – Казан сәүдә-экономия техникумы студентлары.
III урын
Рахмаева Лилия Рамилевна, Костина Анастасия Игоревна, Корытцева Лидия Андреевна (җитәкчеләре – Шкиндерова Инна Николаевна, Гарипов Валинур Мансурович) – Түбән Кама нефтехимия көллияте студентлары.
Конкурта катнашучы студентлар һәм аларның җитәкчеләре өчен Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре буенча экскурссия оештырылды.
Җиңүчеләргә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты тарафыннан хәзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat