Урта һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында “Укытучы - 2013” педагогик осталык конкурсы үтте
27 - 29 нчы ноябрь көннәрендә Урта һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында “Укытучы - 2013” педагогик осталык конкурсы үтте.
Конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме, Урта һөнәри белем бирүче уку йортлары директорлары советы һәм Югары һөнәри белем бирүче хокүмәт мәгариф учреждениесе “Казан технологик фәнни-тикшеренү университеты” катнашы белән Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте тарафыннан әзерләнде һәм үткәрелде.
Бәйге соңгы вакытта урта һөнәри белем бирү өлкәсендә башкарылган бик күп яңалыкларны (Федераль дәүләт белем бирү стандартлары, инновацион интернет-технологияләр, иң яхшы педагогик практика үрнәкләренә күчү) үз эченә алды.
Читтән торып үткәрелгән I турда Татарстан Республикасы Урта һөнәри белем бирүче уку йортларыннан 37 вәкил катнашты. Бәйгенең турыдан-туры үткәрелгән 2 турына 24 укытучы сайлап алынды. Шулардан унбише - “Урта һөнәри белем бирүче уку йорты укытучысы”, тугызы - “Урта һөнәри белем бирүче уку йортының яшь укытучысы” номинациясендә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һәм башлангыч һөнәри мәгариф бүлеге мөдире Матвеева С. Е. рәислегендәге жюри составында Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү бүлеге җитәкчеләре; педагогика фәннәре докторлары; Казан Дәүләт Федераль университеты һәм Казан технологик фәнни-тикшеренү университетларының әйдәп баручы галимнәре һәм Татарстан Республикасы Министрлар кабинетыннан да вәкилләр бар иде.
Һәр катнашучы “Яхшылык, матурлык һәм мәңгелек” дигән визит карточкасы һәм “Дәрес – югары осталык үрнәге” дигән мастер –класс тәкъдим итте.
Барлык конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде.
“Урта һөнәри белем бирүче уку йорты укытучысы” номинациясендә:
1 урын – Богданова Ләйлә Альберт кызы (Урта һөнәри белем бирүче дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе «Яр Чаллы педагогия колледжы»)
2 урын – Фәхретдинов Ринат Сәйфулла улы (Урта һөнәри белем бирүче дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе «Чистай педагогия колледжы»)
3 урын Логинова Вера Владимир кызы (Урта һөнәри белем бирүче дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе «Бөгелмә педагогия колледжы»)
“Урта һөнәри белем бирүче уку йорты яшь укытучысы” номинациясендә:
1 урын – Шәмсетдинов Раил Рафаэль улы (Урта һөнәри белем бирүче дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе “Казан энергетика колледжы”)
2 урын – Сираҗетдинов Илдар Илгизәр улы (Урта һөнәри белем бирүче дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе “Түбән Кама агропромышленность колледжы”)
3 урын Усачаева Екатерина Петр кызы (Урта һөнәри белем бирүче дәүләт бютжет мәгариф учреждениесе “Лубян урман-техник колледжы”)
Конкурс нәтиҗәләре буенча түбәндәге номинацияләрдә дипломнар тапшырылды:
“Педагогик кураж” номинациясендә җиңүче дипломы - Булатов Илдар Фәрит улы (Урта һөнәри белем бирүче дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе «Түбән Кама педагогия колледжы»)
“Креатив үз презентация” номинациясендә җиңүче дипломы - Богданова Руфинә Наил кызы ( “Югары һөнәри белем бирүче шәхси мәгариф учреждениесе “Экономика, идарә һәм хокук институты”)
“Инновацион технолгияләрне оста куллану” номинациясендә җиңүче дипломы – Крюкова Лариса Борис кызы (Урта һөнәри белем бирүче дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе “Түбән Кама агропромышленность колледжы”).
Барлык катнашучыларга сертификатлар, җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләргә сертификатлар тапшырылды.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat