Арча театры миллионер булды!
Г.Камал театры бинасында театр коллективларының “Идел йорт” фестиваленең йомгаклау тантанасы булып узды. Биредә фестивальдә катнашучыларны бүләкләдедәр.
Быелгы театраль проект татарның күренекле драматургы Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган иде. Фестивальдә Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Баулы, Балтач, Буа, Чүпрәле, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Тукай, Теләче муниципаль районнарыннан, Казан шәһәреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан, Cамар һәм Ульян өлкәләреннән 20 театр коллективы үз спектакльләрен тәкъдим итте.
Фестивальнең төп бүләге – 1 миллион сумга Арча район Мәдәният йорты халык театры лаек дип табылды. Котлаулардан соң арчалылар Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен күрсәтте (режиссеры – Рафис Сәлахетдинов).
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt