2014 елда бакчалар төзү һәм капиталь төзекләндерү, өстәмә төркемнәр ачу объектлары исемлеге формалаштырыла – Азат Нигъмәтҗанов
Балалар бакчалары төзү, булганнарын капиталь ремонтлау һәм эшләп торганнарында өстәмә төркемнәр ачудан тыш, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тырышлыгы белән, балалар бакчалары төзү һәм капиталь төзекләндерү озак вакытка каралган программага әйләнә. Хәзер үк тә 2014 елда бакчалар төзү һәм капиталь төзекләндерү, өстәмә төркемнәр ачу объектлары исемлеге формалаштырыла. Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов шулай дип игътибарны юнәлтте.
Шуңа күрә, РФның мәктәпкәчә белем бирү региональ системаларын үстерү программасы 2015 елга кадәр генә каралганлыгын исәпкә алып, 2015 елда төзелергә тиешле объектларга җир участокларын формалаштыру сорала. Моның өчен шәһәр районнары хакимиятләре башлыкларына һәм мәгариф идарәсенә планнарын, тәкъдимнәрен кертү таләп ителә, дип мөрәҗәгать итте Башкарма комитет вәкиле.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru