Азнакай гимназистлары федераль судья белән очрашты
Азнакай шәһәр суды менә берничә ел инде мәктәп укучылары белән эшләүгә зур игътибар бирә. Суд бинасында судьялар белән очрашулар яшь гражданнарны тәртипле итеп тәрбияләүдә нәтиҗә бирми калмый.
Балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында гимназиянең 10-11 сыйныф укучылары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Э.Мифтахова җитәкчелегендә, федераль судья Н.Харрасов белән очрашты. Судья Россия Федерациясенең суд системасы турында җентекләп сөйләде, һәр гражданинның законлы мәнфәгатьләрен кайгыртырга хокуклы икәнен һәм хокуклары бозылган очракта кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты.
Укучылар да хокук белеме өлкәсендә белемнәрен күрсәтеп, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.
Шулай ук югары сыйныф укучылары өчен юрист һөнәрен кайларда үзләштерү мөмкинлеге хакындагы мәгълүмат та файдалы булды. Аннан укучылар суд заллары, эш бүлмәләре белән таныштылар, истәлеккә фотосурәткә төштеләр, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru