Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты кабул ителү белән, балалар бакчаларына мөстәкыйльлек күбрәк бирелә
Агымдагы елның 14 ноябрендә Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты кабул ителде. Яңа стандартлар буенча һәр балалар бакчасы үзенең укыту программасын эшләргә тиеш. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында мәктәпкәчә белем бирүгә багышланган видеоконференция вакытында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
Федераль дәүләт мәктәпкәчә белем бирү стандарты кабул ителгәнче, стандарт республиканың Казан, Яр Чаллы, Баулы һәм Кукмара муниципаль районнарында 24 балалар бакчасында сыналган. Стандарт сыйфатлы мәктәпкәчә белем алу мөмкинлекләрен бөтен кешегә бирүне, белемнең тиешле дәрәҗәдә һәм сыйфатлы булуын дәүләтнең гарантияләвен, белем бирү җирлегенең бердәмлеген саклауны күз алдында тота.
Яңа стандартлар буенча һәр балалар бакчасы үзенең укыту программасын эшләргә тиеш. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аларга үрнәк программалар тәкъдим итәчәк. Якынча программалар белән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышып булачак. Министр сүзләренә караганда, элекке еллардан аермалы буларак, программаның 80 проценты – мәҗбүри өлеш, 20 проценты ирекле булса, хәзер ул 60 процентка 40 процент нисбәтендә. Ягъни хәзер балалар бакчаларына мөстәкыйльлек күбрәк бирелә. Алар программаны 40 процентка кадәр үзләренчә төзи алалар, диде министр. Монда, әлбәттә, милли үзенчәлекләрне, учреждениенең нинди юнәлеш буенча эшләвен һ.б. исәпкә алу сорала.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru