Самарада туган тел укытучылары хөрмәтләнде
Узган атнаның җомгасында Самара шәһәренең Литвинов исемендәге мәдәният сараенда туган тел укытучыларын хөрмәтләү тантанасы булды. Әлеге чара Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы инициативасы белән Самара өлкәсе хакимияте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә оештырылды, дип “Татар-информ” МАна хәбәр итә БТК БКның мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.
Шул рәвешле, “Туган телне үстерү һәм саклап калу – илебезнең киләчәктәге мәдәнияте һәм тарихы” дигән шигарь астында узган бу мөһим чараны ”Дуслык” оешмасының җитәкчесе, Бөтендөнья конгрессы бюросы әгъзасы Фәхретдин Канюкаев ачып җибәреп, залга җыелган укытучыларны сәламләде, аларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, киләчәктә Самара шәһәрендә тагын бер татар мәктәбе кирәклеген ассызыклады. Бу чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров та катнашты. Самара өлкәсе хакимияте исеменнән бәйрәмгә җыелган халыкны өлкәнең җәмгыять фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессияләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова сәламләде. Россия Федерациясенең иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә кергән “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов исә балаларны укыту-тәрбияләү, туган телне укыту мәсьәләләре буенча фикерен җиткерде. Шулай ук, әлеге бәйрәмгә өлкәнең татар, башкорт, чуваш, мордва һәм рус мәктәпләреннән ана теле укытучылары да чакырылган иде, дип белдерә Г.Шәйхи.
Р.Закиров мәдәният сараена җыелган педагогларны, әти-әниләрне котлап, үзенең теләкләрен җиткерде, туган телебезне саклаган, балаларга үз ана телләренең нечкәлекләрен өйрәткән, туган телне хөрмәтләгән укытучыларга рәхмәт белдерде. Чыгышында ул Самарада тагын бер татар мәктәбе кирәклегенә басым ясады. Шулай ук, Ринат Закиров Самарадагы “Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзадә Фәйзуллинаның “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булуын хәбәр итеп, шушы исемне раслау атрибутларын тапшырды. Өлкәнең төрле районнарыннан килгән берничә укытучы Бөтендөнья татар конгрессының “Рәхмәт хаты” на лаек булды. “Яктылык” мәктәбеннән Рәсимә Алюшевага Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды. Әлеге тантанада шулай ук, өлкәнең төрле министрлыкларыннан килгән вәкилләр Шынталы, Камышлы, Похвистнево районнары укытучыларына Мактау кәгазьләрен тапшырды. Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин да тантана соңында сүз алды.
Бәйрәм чарасы Казаннан килгән сәнгать осталары чыгышы белән дәвам итте. ”Казан” бию ансамбленең зәвыклы милли биюләрен тамашачы алкышларга күмеп, иркенләп ял итте, диелә әлеге хәбәрдә.