[‘](һәмзә) тартыгы (Шадриков методикасы буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе; рус мәктәбенең татар төркеме; 5нче класс)
В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы үрнәге
Татар теле. 5 сыйныф.
(Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова дәреслеге буенча.)
Тема: [‘](һәмзә) тартыгы
Максат:
1) [‘](һәмзә) тартыгы турында белемнәрне актуальләштерү, аның дөрес әйтелүе һәм язуда дөрес бирелүе турында төшенчә формалаштыру;
2) анализлау, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү;
3) толерантлык тәрбияләүне дәвам итү.
Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.
Җиһазлау: компьютер, проектор, электрон презентация, “Орфографик сүзлек”, “Татарча-русча сүзлек”, дәреслек (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова .“Татар теле” 5 сыйныф, Казан,2009 ел, 44-45 битләр).
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты.
1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
2. Уңай психологик халәт тудыру.
(Укытучы Г.Тукайның “Маэмай” шигырен яттан сөйли. Әңгәмә.)
- Укучылар, шигырь нәрсә турында? (маэмай һәм аны эшкә өйрәтү турында) маэмай сүзен дөрес әйтеп карагыз әле. Уртадагы авазны без язуда ничек белдерәбез?
- Дөрес, сүз уртасында тартык аваз ишетелә, ә язуда ул аваз сузык аваз белән күрсәтелгән. Ни өчен?
3. Белемнәрне тигезләү.
(Әңгәмә.)
- Укучылар, үткән дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерегез (алдагы дәрестә без ч, ц, щ тартыкларын, аларның дөрес әйтелешен һәм дөрес язылышын өйрәндек).
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
[‘](һәмзә) тартыгы (Шадриков методикасы буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе; рус мәктәбенең татар төркеме; 5нче класс) | 80.7 KB |